Меню

Безнен тату гаилэ инша

Сочинение «Безнең гаилә»

Скачать:

Вложение Размер
sochinenie_beznen_gail._ganeev_rostm.docx 14.37 КБ

Предварительный просмотр:

Минем исемем Рөстәм. Миңа ун яшь. Безнең гаиләдә дүрт кеше бар- әтием, әнием, абыем һәм мин. Абыем Риаз исемле. Аңа унбиш яшь.

Мин үземнең гаиләмне яратам һәм кадерлим, чөнки гаиләдә генә чын ярату таба алам.

Гаиләдә генә балалар дөрес тәрбия ала. Минем әти-әнием безне бик яраталар. Мин шатлыгымны да, борчуларымны да аларга сөйлим. Алар мине аңларга тырышалар.Әгәр мин хата ясасам, аларны тыңламасам да әтием мине ачуланмый. Ул миңа яхшылап аңлата, шуңа да минем аны гел тыңлыйсы гына килеп тора.

Безнең гаилә бик тату һәм бәхетле. Әти-әнием өйдә тынычлык, ярату булсын өчен күп көч куялар. Безнең балачагыбыз күңелле, матур булсын өчен тырышалар. Алар безгә матур киемнәр алып бирәләр, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

Ял итүләрне һәм күңел ачуларны без бергә уздырабыз. Хәтта кунакка да гел бергә барабыз. Әби-бабайның, туганнарның хәлләрен белешеп торабыз. Шулай ук без бергә ял итәргә яратабыз. Җәй көннәрендә еш кына су коенырга барабыз. Гаилә дуслары белән табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, төрле уеннар уйныйбыз.

Минем әти-әнием бигрәк тә рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. Безне яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, укытучыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәтәләр.

Алар безгә әфьюнбазлык, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнлеген аңлаталар. Моннан тыш киләчәктә безгә гаилә кору өчен нинди сыйфатлар кирәклеген аңлаталар. Мин үземнең иң якын кешеләрем – әти-әниемә бик рәхмәтлемен, алар тормышта иң ныклы терәк. Сәламәт булыгыз, озак яшәгез безнең кадерлеләребез!

Сочинение «Минем гаилә»

Безнең гаилә дүрт кешедән тора:әтием,әнием,апам һәм мин.Гаиләбез бик тату ,тыныч һәм тырыш.Гаиләдәге һәрбер кеше үзенең эшен яратып башкара.Әнием балалар табибы булып эшли.Мин бу эшне бик авыр дип уйлыйм,чөнки бала кеше үзенең авыруын сәйләп бирә алмый бит.Әнием һәрвакыт үз өстендә эшли,күп укый.Ул балаларны дару белән генә түгел,ә йомшак сүзе ,көләч йәзе һәм шифалы куллары белән дә давалый.Мин аның кирәкле һәм дәрәҗәле эшендә уңышлар телим, авыру балалар саны азрак булсын иде.Хәзер бераз әтием турында язасы килә.Ул минем тыныч холыклы,тәртипле,кайгыртучан әти.Кирәк вакытта миңа математика фәненнән булыша,чөнки у л физико-математика фәннәре докторы. Ул безне тәртипле булырга,эшне азагына кадәр эшләп бетерергә һәм үзеңнең көченә ышанырга куша.

Скачать:

Вложение Размер
minazetdinova_rezeda.docx 13.01 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең гаилә дүрт кешедән тора:әтием,әнием,апам һәм мин.Гаиләбез бик тату ,тыныч һәм тырыш.Гаиләдәге һәрбер кеше үзенең эшен яратып башкара.Әнием балалар табибы булып эшли.Мин бу эшне бик авыр дип уйлыйм,чөнки бала кеше үзенең авыруын сәйләп бирә алмый бит.Әнием һәрвакыт үз өстендә эшли,күп укый.Ул балаларны дару белән генә түгел,ә йомшак сүзе ,көләч йәзе һәм шифалы куллары белән дә давалый.Мин аның кирәкле һәм дәрәҗәле эшендә уңышлар телим, авыру балалар саны азрак булсын иде.Хәзер бераз әтием турында язасы килә.Ул минем тыныч холыклы,тәртипле,кайгыртучан әти.Кирәк вакытта миңа математика фәненнән булыша,чөнки у л физико-математика фәннәре докторы. Ул безне тәртипле булырга,эшне азагына кадәр эшләп бетерергә һәм үзеңнең көченә ышанырга куша.

Апам минем Мәскәү каласында эшли.Мин аны бик яратып,сагынып яшим, чөнки ул минем тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да матур.Үзенең фикер йөртүе белән, киңәшләре белән,эшчәнлеге белән,тырышлыгы белән күпләрне үзенә тарта. Шушы сыйфатлары булганлыктандыр Мәскәү Университетын кызыл дипломга бетерде.Әни белән әтигә бик зур куаныч булды. Минем дә апама охшысым килә һәм шулай булыр дип уйлыйм.

Безнең гаиләбезнең буш вакытлары сирәк булса да, театрга барабыз,атна саен урманга төшәбез,табигатьнең һәр чорына сокланабыз, күңелне сафландырып ял итәбез.Ял көне, әбидән калган гадәт буенча, әниебез камыр ашлары пешерә һәм матур итеп өстәл әзерли , тәрле-төрле тәмле салатлар да һәм аш та була.Минем дә вазыйфаларым бар:өй җыештыру, идәннәрне һәм табак-савытларынюу.Әлбәттә, төп эшем -тырышып уку.

Әнием һәм әтием укытучы гаиләсендә туып,тәрбияләнеп үскәннәр,шуңа күрәдер, икесе дә бик тәртипле ,түземле,намуслы кешеләр. Алар һәрбер эшне киңәшләшеп эшлиләр.Туганнарының хәлен белешеп, булышып яшиләр.Әни безгә кешене тормышны яраткан кебек яратырга кирәк ди.Һәрвакыт чиста күңел,намус белән,ярдәмчел яшәгез, ди.Бу язмада гына барысын эйтеп бетереп булмый. Мин гаиләмне бик яратам ,хөрмәт итәм һәм горурланам! Җир йөзендә тынычлык булсын иде.Сау-сәләмәт булып,шатланып яшәсәк иде!

Минәҗетдинова Резедә, 7 нче класс, 78 нче лицей,

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

 Әтиебез — Хәбибуллин Артур Фәнзәт улының 8нче сыйныфта язган «Безнең гаилә» шигыре гаиләбезгә бик тә туры килә!

Без — өч бала, әти-әни
Гаиләбездә биш кеше.
Йөрмибез уйнап, һәркемнең
Бар шөгыле, үз эше.

Әтием белән әнием
Өебезнең нурлары.
Безнең өчен бит аларның
Үтә гомер юллары.

Сеңлем уңган әнидәй,
Аш-суга кулы тәмле.

Тырышып укый мәктәптә
Һәр көне якты, ямьле.

Ә без, энекәшем белән
Икәү әткәй янында.
Чын кеше булып үсәрбез
Әти-әни барында.

Бәйрәмнәрне яратабыз
Җырлыйбыз — биибез дә.
Ныклап танышыйк, дисәгез —
Килегез, өебезгә!

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

Безнең гаиләдә биш кеше: әтиебез – Артур, әниебез – Рузалия, без – Сәйдәш, Сөмбел, Искәндәр. Без Татарстанның бик матур җирендә урнашкан бик гүзәл татар авылы – Урмышлыда яшибез.

Безнең гаиләбез бик тату, ярдәмчел. Бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. Ял вакытларын да күңелле итеп үткәрәбез: табигатькә чыгабыз, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйбыз (әти-әни, әби- бабайлар да читтә калмый!).

Гаиләбездә без татар халкына хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә тырышабыз. Корбан бәйрәмнәрен, Ураза Гаетен, Мәүлид кичәләрен көтеп алабыз. Бар туганнар белән җыелышып Сабантуй бәйрәмен, Каз өмәләрен үткәрәбез.

Әтием: “Милләт яшәсен өчен дин, тел, һөнәр кирәк”, — ди. Шуңа күрә безнең гаиләдә һәркем татарча сөйләшә. Без бергәләп татарча тапшырулар карыйбыз. Бигрәк тә “Күчтәнәч”, “Халкым минем”, “Җомга киче”н яратабыз. Гаиләбез белән театрларга йөрибез, татарча китаплар, әкиятләр укыйбыз.

Әти-әниебез безне дингә дә: чиста-пөхтә йөрергә, ашаганнан соң дога кылып китергә, һәр эшне “бисмилла” әйтеп башларга өйрәтә. Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәмнәре көнне без малайлар әтиебез белән мәчеткә барабыз. Башта урам буенча Салават әйтеп узабыз. Аннан мәчеттә бәйрәм вәгазе тыңлыйбыз, намаз укыйбыз. Ә әнием белән сеңлем безне бәйрәм коймаклары пешереп каршы алалар.

Һөнәргә, эшкә дә кечкенәдән өйрәтәләр. Әти безне мал-туар янына үзе белән алып чыга, без аңа энем белән булышабыз. Сеңлемне әнием өй эшләрен башкарырга, кул эшләренә – бәйләргә, чигәргә өйрәтә.

Авылыбызда безнең кебек гаиләләр бик күп. Алар да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйлар.

Киләчәктә без дә әти-әниебез биргән тәрбияне, алла бирсә, үз балаларыбызга тапшырырбыз. Шуңа күрә курыкмыйча әйтә алам – Милләтебезнең киләчәге, һишчиксез, якты, матур булачак!

Минем гаилэм!

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул!

Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз.

Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!

Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез.

Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар.

Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!

Бу фото — апамнын никахында.

Э менэ бу фото — абыемнын никахында.

Мин гаилэмне бик нык яратам.

Презентация на тему: «Безнең гаилә традицияләре»

Описание презентации по отдельным слайдам:

ПРОЕКТ «Безнең гаилә традицияләре»

Проектның максаты: Үз гаиләңә, туганнарыңа ярату һәм хөрмәт хисен тәрбияләү.

Таныш булыгыз – минем гаиләм Әтием-Ринат Олегович Әнием-Лилия Наилевна Энем-Инсаф Мин-Фагим.

Безнең гаиләбез тырыш һәм тату.Әтием шофёр булып эшли. Ул бик ягымлы, йомшак күңелле кеше. Эш яратучан.Кая гына эшкә чакырсалар да, ул беркайчан да кешене кайтармый, һәрвакыт ярдәмгә килә. Үз эшен бик ярата ул. Әнием хәзер энемне тәрбияли, аңа 1 яшь. Әнием минем бик чиста һәм пөхтә кеше. Шул чисталыгы Һәм булдыклыгы, тырышлыгы өчен аны эшендә дә хөрмәт итәләр. Ашка да уңган хатын ул, бик тәмле ризыклар белән сыйлый безне.

Безнең гаилә традицияләре “Туган көн” бәйрәме Туган көннәребезне без гаиләбез белән үткәрәбез. Безгә кунакка әбиләребез һәм апаларыбыз килә. Безгә әниебез тәмле бәлеш пешерә, төрле ризыклар белән сыйлый безне. Безгә бик күңелле була. Бу бәйрәмдә без кызыклы уеннар оештырабыз, җырлар җырлыйбыз.

Безнең гаилә традицияләре «Ял итү көннәре» Җәй көннәрендә, әтиемнең ял көнендә ул безне су буена чыгара. Су коенабыз, кояшта кызынабыз. Су буеннан без бик күңелле ял итеп кайтабыз.

Безнең гаилә традицияләре «Ничек мин өйдә булышам» Безнең тәрәзә каршында бакчабыз бар. Анда төрле яшелчә утыртабыз: помидор, кәбестә, кишер, кыяр үстерәбез. Җәй көне мин аларны коям.

Гаилә – бәхет ачкычы Мин үз гаиләмне бик яратам. Алар минем иң газиз һәм якын кешеләрем дөньяда. Мин аларның бәхетле булуын телим. Сүрелмәсен шатлык! Ташламасын саулык! Булсын гел татулык! Яшәсен яхшылык!

  • 16 предметов
  • Для учеников 1-11 классов и дошкольников
  • Бесплатные наградные документы для учеников и учителей

Номер материала: ДБ-1330944

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Читайте также:  Контурные тату рукава эскизы
Adblock
detector