Меню

Безнен гаилэ бик тату

Безнен тату гаилә
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Гаилә һәм татарстан символлары

Скачать:

Вложение Размер
yomgaklau_urt.docx 23.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Безнең тату гаилә.

Белем бирү өлкәсендә программа эчтәлеген тормышка ашыру : ”Сөйләм үсеше” ,”Танып белү үсеше”,”Иҗади-эстетик сәнгати үсеш”,”Сөйләм үсеше”,”Социаль-коомуникатив үсеш” .

Балаларның эшләнлек төрләре: уен , коммуникатив,танып белү, иҗади сәнгать.

Максат: Балаларның гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү. Гаилә турында сөйләргә өйрәтү .Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү. .Балаларның сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү ; уеннарда катнашу теләге уяту. Вак моториканы үстерү,игътибарлыкны арттыру ,үзләре теләк буенча милли татар бизәге(ләлә һәм кыңгырау) чәчәгенең характерлы үзенчәлекләрен ,төзелешен дөрес рәсемедә чагылдырыргага өйрәтү.

Максатчан ориентлары :Татарстан гимнын тыңлаганда горурлык хисе кичерәләр ,балалар әңгәмә кора беләләр,үз фикерләрен әйтәләр,яхшы аралашалар,иҗади сәнгать белән кызыксыналар(чәчәк ясыйлар).

Материал: альбом бите,өй күренешләре УМК рәсемнәре( гаилә альбомнары , фотографияләре,стендлар ,картиналар) , милли татар бизәге(ләлә һәм кыңгырау) ,буяу карандашлары.

Аудиоязмалар: “Рәхмәт, әнием”, “Әтиемә”, “ Релакс өчен көй ” :”Татарстан гимны”,

Балалар эшчәнлеген оештыру.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!Хәерле иртә!Сәламәтлек миңа,сиңа һәм барлык кешегә.

Хәерле иртә,күзләрем!(уң һәм сул күзне сыпыру).

Хәерле иртә,колакларым!(уң һәм сул колакны тарту).

Хәерле иртә,кулларым!(кулларны чәбәкләү).

Хәерле иртә,аякларым!(аякларны сыпыру).

Хәерле иртә,кояшым!(кулларны әкрен генә күтәреп кояшка сузылу).

Хәерле иртә һава,хәерле иртә туган ил!

(Слайд 1) өй рәсеме куелган, шуңа күрсәтеп) . Балалар, карагыз, әле – бу нәрсә?

Тәрбияче: Дөрес, без барыбыз да шундый матур өйләрдә яшибез.

Тәрбияче: Ә, сезгә үзегезгә генә яшәве күңелле булыр идеме?

Балалар: Юк, күңелле түгел- күңелсез, начар, моңсу, куркыныч булыр иде.

Тәрбияче: Балалар, һәрберегезнең өстәлегездә өйләр рәсеме бар, сез бу өйдә кемнәр белән яшәр идегез?

Балалар: . Әти, әни, әби, бабай…. (Һәрбер бала үз өенә әти-әни фотосын ябыштырып куя.)

Тәрбияче: Ни өчен ?

Балалар: Чөнки мин аларны яратам, миңа алар белән рәхәт, тыныч, күңелле, без бик тату яшибез.

( 3-4 бала үз гаиләләре турында сөйлиләр )

Слайд2 .Балаларның гаилә фотолары куела.

Тәрбияче: Раяз, сезнең гаиләдә кемнәр яши? Алсу, синең әти-әниеңнен исемнәре ничек? Амиран, синең әти-әниең кем булып эшли?

Тәрбияче : Тагын да күңеллерәк булсын өчен без уйнап алабыз

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.”Тәмле сүзләр” дип атала. Сезнең һәрберегез әниләргә матур сүз әйтергә тиеш була . (Һәр балага матур сүз әйткәннәң соң йөрәк рәсеме бирелә, аларны өйдә әниләренә бүләк итәләр).

Балалар: Кайгыртучан, сөйкемле, назлы, ягымлы, ачык йөзле, яраткан, матур, гүзәл, чибәр, туган, әнием,бердәнберем, акыллы, кояшым, алтыным, нәфис.

(Һәрбер әйтелгән матур сүзне барыбыз бергә кабатлыйбыз,минем әнием матур….)

Тәрбияче: Ә хәзер Данияр әтисе турында шигырь сөйләп бирә .

(Сөйләгәннән соң) Балалар, ә сез әтиләрегез турында нәрсә сөйли аласыз? Әтиләр нинди? (Көчле, булышчан…) Әти әнигә ничек булыша ?(Савыт-саба юа, кибеткә йөри, тузан суырта…)

Тәрбияче: Балалар, әти-әни, әби-бабай сүзләрен бер сүз белән ничек әйтәбез?

Тәрбияче: Дөрес, гаилә. Без бүген сезнең гаиләләрегез белән таныштык. Һәрбер гаиләдә яшәүчеләр бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр, бер-берсе белән ягымлы сөйләшәләр, тату яшиләр. Һәр әти-әни үз баласын сәламәт, акыллы, тәрбияле итеп үстерергә тырыша.

Әнием коймак пешерә, әтием утын яра,

Бабай күзлеген киде – гәҗит укый ул көн дә.

Әбием носки бәйли, апаем идән юа.

Бик тату безнең гаилә – сөенәмен мин шуңа.

Тәрбияче: Балалар,безнең тату гаиләләр бергә дус булып бер илдә яшиләр.Безнең барыбызның да туган иле бар.Туган ил ул без яшәгән йорт,сулаган һава,эчкән су,киң басулар,биек таулар .

Слайд4 .(Туган авыл фотосүрәтләре).

Аудиоязмалар кушыла. “Татарстан гимны”.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән “Татарстан гимны” тыңладык.

Безнең туган җиребез шундый бай,матур.З.Туфайлова”Туган ил”шигырен уку.(“Туган телдә сөйләшәбез”113 бит).

Тәрбияче: Балалар,безнең республикабыз ничек атала?Безнең Татарстанда бик күп кешеләр яши.Аларның һәрберсенең үз теле,җыры,биюеләре, уеннары,әкиятләре бар.Безне туган җиребез,телебез –татар теле берләштерә.

Слайд 5 .Татарстан байрагы .

Тәрбияче: Балалар,безнең байракта нинди төсләр күрәсез?(яшел,ак,кызыл).

-Ак төс нәрсә аңлата?(чисталык,пакълек).

-Кызыл төс нәрсәне аңлата?(Матур , кояш ,шатлык ,көз төсе).

-Яшел төс нәрсәне белдерә?(урманнар,болыннар,яфраклар,үләннәр

Тәрбияче: Балалар,әйтегез әле безгә,безнең илгә байрак ни өчен кирәк?

(Байрак безне берләштерә,һәр илнең үз билгесе бар).

-Байраклар белән бәйрәм вакытында урамнарны,бүлмәләрне бизиләр.

-Балалар ,тиздән безнең зур бәйрәм –Җиңү бәйрәме якынлаша.Бу тантаналы,шатлыклы бәйрәмдә бездә сезнең белән кечкенә ,матур байрак-

лар,шарлар,чәчәкләр тотып барырбыз.Ветераннарны котларбыз.

-Әйдәгез,бармак уены уйнап алабыз.

Бер бармак-ялгыз бармак,

Ике бармак пар бармак,

Өч бармакта байтак көч,

Дүрт бармакта күмәк көч,

Биш бармкта тулы көч,

Тулы көч ул-бердәм көч,

Дуслар булып иртә-кич.

Тәрбияче: Балалар,байрак нинди геометрик фигурага охшаган?(квадратка,турыпочмаклыкка).

Тәрбияче: Балалар,һәр байракның таягы(тоткасы ),тукымасы бар.

-Тотка нәрсәдән ясалган?(агач). Агач ныклы материал-тотып карагыз.

Тукыма таякка беркетелә.(балалар таякны һәм тукыманы күрсәтәләр).

Җөмләдәге хаталарны дөресләгез.Тактадагы УМК рәсемнәрендә күрсәтелә.

-Балалар,бүген мин бакчага килгәндә хат ташучы миңа Белмәмештән хат бирде.Татарстан республикасын тасвирлап хикәя язып җибәргән.Ләкин хатта бик күп хаталар бар.Әйдәгез бергәләп укыйбыз һәм хаталарны дөреслибез.

1)Татарстанда әти-әни һәм мин яшим.

2)Татарстан байрагында ике төс бар?

3)Байракның тукыма өлеше түгәрәк формада?

4)Байракка тотка кирәкми.

5)Туган ил –ул мин яши торган өй.

-Әйдәгез без сезнең белән үзебезнең Татарстан байрагын ясыйбыз.Карандашларны баш,имән,урта бармак белән яхшылап ,дөрес итеп тотабыз.Башта байракның таягын туры вертикаль сызык белән куябыз.Ныклы булсын өчен әзрәк калынайтабыз. Тукымалы өлеше квадратка охшаган.Хәзер һавда бармак белән квадрат ясап карыйбыз.

-Әйдәгез, хәзер альбом битенә ясыйбыз.Ясаган байракларны матур итеп элеп куябыз.Без аларны бәйрәмдә ветеран бабайларга бүләк итәрбез..

Рефлексия . Балалар эшеннән күргәзмә.

-Без бүген нәрсә эшләдек ? -Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра. Ата-ана үрнәг.

Тема: «Тату гаилә» Максат. Бәйләнешле сөйләм үстерүне дәвам итү, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәтү, игътибарлылыкны арттыру, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү; [ә] авазының дөрес әйтелешен ныгыт.

Максат: гаилә темасына кергән сүзләрне дөрес әйтергә һәм кулланырга өйрәтү.Бурычлар:Белем бирү бурычы: гаилә сүзен кулланышта кертү, балаларны Г.Тукай тормышы белән таныштыруны дәвам итү;Үстерешле бур.

формировать у детей представление о семье; воспитывать интерес и уважительное отношение к членам семьи.

— Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү- Гаиләләрдә балаларны милли рухт.

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р.

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи.

Минем гаилэм!

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши. Гаилэдэ син узенне иркен, рэхэт, ышанычлы итеп тоясын. Эти эниен сине ярата, жылылык белэн караса шуннан да зур бэхет бармы сон ул!

Минем гаилэм 5 кешедэн тора: этием, энием, абыем, апам hэм мин! Безнен гаилэ бик дус-тату! Без бер -беребез очен улеп торабыз, яратабыз,hормэт итэбез! Авыр чакта бер кайчан да булышыйча калмыйбыз.

Без гел очэу, безгэ рэхэт, бер беребезгэ терэк!

Абый белэн апа хэзер узлэре тормышлы, шунын очен гел курешеп булмый. Шуна да карамастан, мин аларны сагынып котеп алам! Алар кайткач без hэрвакыттагыча фотога тошэбез.

Гаилэ тулы булганда гына, тынычлык та була! Эти энигэ зур рэхмэт безне тэртипле, ярдэмчел булып яшэргэ ойрэткэннэре очен! Без очэу-бер беребезгэ нык ошаганнар.

Зэнгэр кузлелэр булып, без энигэ ошаган! анын да кузлэре кук йозе кебек зэп-зэнгэр!!

Бу фото — апамнын никахында.

Э менэ бу фото — абыемнын никахында.

Мин гаилэмне бик нык яратам.

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

 Әтиебез — Хәбибуллин Артур Фәнзәт улының 8нче сыйныфта язган «Безнең гаилә» шигыре гаиләбезгә бик тә туры килә!

Без — өч бала, әти-әни
Гаиләбездә биш кеше.
Йөрмибез уйнап, һәркемнең
Бар шөгыле, үз эше.

Әтием белән әнием
Өебезнең нурлары.
Безнең өчен бит аларның
Үтә гомер юллары.

Сеңлем уңган әнидәй,
Аш-суга кулы тәмле.

Тырышып укый мәктәптә
Һәр көне якты, ямьле.

Ә без, энекәшем белән
Икәү әткәй янында.
Чын кеше булып үсәрбез
Әти-әни барында.

Бәйрәмнәрне яратабыз
Җырлыйбыз — биибез дә.
Ныклап танышыйк, дисәгез —
Килегез, өебезгә!

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

Безнең гаиләдә биш кеше: әтиебез – Артур, әниебез – Рузалия, без – Сәйдәш, Сөмбел, Искәндәр. Без Татарстанның бик матур җирендә урнашкан бик гүзәл татар авылы – Урмышлыда яшибез.

Безнең гаиләбез бик тату, ярдәмчел. Бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. Ял вакытларын да күңелле итеп үткәрәбез: табигатькә чыгабыз, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйныйбыз (әти-әни, әби- бабайлар да читтә калмый!).

Гаиләбездә без татар халкына хас булган йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәргә тырышабыз. Корбан бәйрәмнәрен, Ураза Гаетен, Мәүлид кичәләрен көтеп алабыз. Бар туганнар белән җыелышып Сабантуй бәйрәмен, Каз өмәләрен үткәрәбез.

Әтием: “Милләт яшәсен өчен дин, тел, һөнәр кирәк”, — ди. Шуңа күрә безнең гаиләдә һәркем татарча сөйләшә. Без бергәләп татарча тапшырулар карыйбыз. Бигрәк тә “Күчтәнәч”, “Халкым минем”, “Җомга киче”н яратабыз. Гаиләбез белән театрларга йөрибез, татарча китаплар, әкиятләр укыйбыз.

Әти-әниебез безне дингә дә: чиста-пөхтә йөрергә, ашаганнан соң дога кылып китергә, һәр эшне “бисмилла” әйтеп башларга өйрәтә. Ураза Гаете һәм Корбан бәйрәмнәре көнне без малайлар әтиебез белән мәчеткә барабыз. Башта урам буенча Салават әйтеп узабыз. Аннан мәчеттә бәйрәм вәгазе тыңлыйбыз, намаз укыйбыз. Ә әнием белән сеңлем безне бәйрәм коймаклары пешереп каршы алалар.

Һөнәргә, эшкә дә кечкенәдән өйрәтәләр. Әти безне мал-туар янына үзе белән алып чыга, без аңа энем белән булышабыз. Сеңлемне әнием өй эшләрен башкарырга, кул эшләренә – бәйләргә, чигәргә өйрәтә.

Авылыбызда безнең кебек гаиләләр бик күп. Алар да телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйлар.

Киләчәктә без дә әти-әниебез биргән тәрбияне, алла бирсә, үз балаларыбызга тапшырырбыз. Шуңа күрә курыкмыйча әйтә алам – Милләтебезнең киләчәге, һишчиксез, якты, матур булачак!

“Безнең гаилә — тату гаилә” сценариесе

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

Просмотр содержимого документа
«“Безнең гаилә — тату гаилә” сценариесе»

“Безнең гаилә — тату гаилә” бәйрәменең сценариесы

Катнашучы гаиләләр санынча өстәлләр куела, ә өстәлләрдә – гаиләләрнең эмблемасы һәм исем – фамилияләре язылган табличкалар. Балалар һәм кунаклар залга кергәндә “Тәфтиләү” көе яңгырап тора.

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзербәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

(Алып баручы аларның һәрберсе белән таныштырып чыга.)

Бакчабызда – ыгы – зыгы,

Күп кунаклар килгәннәр.

Бездә бәйрәм буласын

Әллә кайдан белгәннәр.

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә.

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген — гаилә бәйрәме,

Бүген бездә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Без бәйрәмнәр яратабыз,

Бәйрәм көннәр еш булсын.

Әти – әни һәм кунаклар

Безгә гел килеп торсын.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

“Балачак бәйрәмнәре” дигән җырның язмасы (Р. Миңнеллин сүзләре, Р. Курамшин көе)яңгырый.

Алып баручы. Бәйрәмнәр бик күп. Ә гаилә бәйрәменең иң тәүгесе кайсы икән? (Туй көне.) Әйе, бер – берсен яраткан яшь егет белән кыз никахлашып, гаиләкорып җибәрә. Гаилә нык, имин булсын өчен аның үз законнары, кануннары барлыкка килә. Алар үзләре дә сизмәстән шушы кануннар нигезендә яши башлый. Ул кануннарны без гаиләнең девизы дип атадык. Кайсы гаилә нинди девиз нигезендә яши икән?

I конкурс. “Гаилә девизы”

Һәр гаилә үз девизын әйтә, мәсәлән:

1.“Иңне – иңнәргә терәп,

Әби – бабага кирәк

Балаларга без терәк

Булып яшәргә кирәк.”

Бергә тормыш көтәргә.

Кайгыны да, шатлыкны да

Һәрчак уртак итәргә!”

Авырлыкта – ташлашмаска!” һ. б.

— Әйе, шундый девизларга таянып яшәгән гаиләләр чынлап та күркәм була. Ә инде дөньяга уртак бала тугач, бу гаилә тагын да матурланып, тулыланып китә. Сабый дөньяга аваз салганчы ук, әти – әнисе аңа исем сайлый. Һәр исем нинди дә булса бер мәгьнәгә ия. Безнең гаиләләр балаларының исемнәре нәрсә аңлатканын белә микән?

IIконкурс. “Балагызның исеме нәрсәне аңлата?” (Һәр гаилә үз баласы исеменең мәгънәсен аңлата, мәсәлән: Булат – корыч кебек нык, таза, Камил – тулы, бөтен. Һ.б.)

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

III конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

-Ә хәзер чират әниләргә җитте. Бар йөрәкнең җылысын, назын алар бишек җырларына салган. Әниләребез балаларына нинди бишек җырларын җырлады икән?

IV конкурс. “ Бишек җырлары”. ( Һәр ана баласына җырлаган бишек җырын башкара.)

-Бала үсеп, тәүге адымнарын ясаганда, беренче сүзләрен әйткәндә, алар белән бик кызык хәлләр булгалый. Һәр гаиләнең күңел түрендә нинди дә булса кызыклы хәл саклангандыр. Шуларны искә төшерик әле.

V конкурс. “ Бала белән булган кызыклы хәл” .

(Һәр гаилә баласы белән булган нинди дә булса кызыклы вакыйганы искә төшереп сөйли.)

-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!

VI конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , — ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?

VII конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

-Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме?

VIII конкурс. “ Күз бәйләп кем тизрәк уенчык сайлый?” ( Һәр әни, күзләрен бәйләп, “Уенчыклар кибете”ннән баласы әйткән уенчыкны капшап таба һәм аңа тапшыра.)

-Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри, ә кичләрен гаилә әгъзалары бергәләп ял итәләр, күңел ачалар. Кайсы гаилә ничек ял итә соң?

IX конкурс. “ Гаиләләрнең концерт номерлары” ( Һәр гаилә үз талантын күрсәтә.)

-Ә хәзер, хөкемдарлар бәйгеләргә нәтиҗә ясаган арада, сүзне балаларга бирик.

Безнең төркем балалары –

Әйтерсең бер гаилә.

Дус, тату, бердәм яшибез,

Күреп торасыз менә.

Күп белергә омтылабыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Бию көе яңгыраса,

(“Без биибез” дигән көйгә ( Р. Гатауллин музыкасы) җырлы бию башкарыла.)

Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. ( Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)

Алып баручы. (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?

Бичура. (елап). Мин – Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.

Алып баручы. Нишләп син бик күңелсез?

Нигә елап торасың?

Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р. (елый).

Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле. Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? ( Гаиләләр янына килеп еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме — мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)

И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.) Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.

X конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” ( Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)

Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?

XI конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

Бичура. Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?

Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!

XII конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Бичура. Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!

XIII конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми. (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар . (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс . ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң . (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада . (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган . (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап . (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә . (очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә . (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама . (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң . (картлыгың бәхетле булыр.)

Бичура. (Иң күп дөрес җавап биргән гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)

-Менә, хуҗалы да булдым, инде китсәм дә ярый.

Мин кайта торыйм әле. Сезне өйдә көтәрмен.

Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен. (Китә.)

Алып баручы. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Әбалаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып баручы (балалардан сорый) Балалар(барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк? — Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк? — Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сездә ни кирәк? — Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк? — Туган телебез кирәк.

Алып баручы. Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде. Хөкемдарлар нәтиҗә ясаган арада туган телебезгә мәдхия җырлап алсак, бәйрәмебез тагын да ямьләнеп китәр.

Барысы бергә басып “ Туган тел” җырын башкарганнан һәм

нәтиҗәләрясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң күркәм гаилә”,

“Иң тырыш..”һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.

Бәйрәм ахырында бәлеш күтәреп, ашыгып – кабаланып Бичура килеп керә.

Бичура. Туктагыз әле, туктагыз! Таралыша күрмәгез! Тиз генә хуҗаларымның өен табып, бәлеш пешереп килдем.Хуҗаларым ачуланмас дип уйлыйм. Бу күркәм гаиләләрне, кунакларны, баларның һәркайсын сыйлыйсым килде. Рәхим итеп алыгыз, тәмләп чәйләр эчегез! Ә хәзергә хушыгыз! (Китә.)

Читайте также:  Тату с линиями вокруг
Adblock
detector