Меню

Безне класс тату гаил

«Безнең гаилә-тату гаилә»
учебно-методический материал (старшая группа)

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи.

Скачать:

Вложение Размер
beznen_gail.docx 55.72 КБ
yana_el_kichse_2019.docx 53.99 КБ

Предварительный просмотр:

“ Безнең гаилә — тату гаилә” бәйрәменең сценариесы

Зал бәйрәмчә бизәлә. Түрдәге стенага “Безнең гаилә – тату гаилә ” дип язылган плакат эленә.

Белем биру бурычы: Ветераннарыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында балаларның белемнәрен киңәйтү. Гаилә төшенчәсен аңлату.

Устерү бурычы: Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтара белү,логик фикер йөртә белү күнекмәләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда патриотик хисләр,туган якка,туган телгә,Ватанга, әти-әнигә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Гаилә ул- тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне анлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул- җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Бәйрәмебезне башлап җибәрер өчен сүзне бакча мөдире Гөлзада Мөхәмәдгалим кызына бирәбез.

Ал кояш кугебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Гаилә бәйрәме бездә.

Әти-әни! Сездән башка тагын

Кем бар шундый бала бәгырьле!

Кояш җиргә берәү булган төсле

Сез дә безгә шундый кадерле.

Балалар шигырь сойли

Җыр “Солдатта булган диләр ” №28 -29 (4-5яшь)

Алып баручы : Әйе, Әти- гаилә төзүче һәм анын намусын яклаучы,гаиләне туйдыручы, җил-янгырдан саклаучы, мал-мөлкәт табучы,акыл иясе. Һәр бала әтисенең җылы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде. Ә әниләр безнең, иң кадерле, иң яраткан кешеләребез. Сабый бала якты дөньяга килгәч иң беренче сүзне “әннә” дип әйтә. Ул гомере буе үзенә тормыш бүләк иткән шушы олы затка бурычлы булып яши.

Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

Әниемнең җылы назын

Гел шулай булсын иде дип,

Бәхет теләп калабыз.

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр.

Зурлар төркеме башкаруында рус халык биюе

Алып баручы: Әниләргә багышлап бер матур җырыбызны бүләк итәбез.

Җыр Әниләр бәйрәме” №19-20 (3-4яшь)

Рәсүл белән Асилә башкаруында татар халык биюе

А.б : Ә беләсезме, безнең малайларның хыяллары бик куп икән,бер көнне колагыма аларнын сөйләшеп торганнары ишетелде. Нәрсә турында сөйләшкәннәрен узегез тынлап китегез әле!

(подгот. группа)Малайлар залга чыгып басалар :

1малай: Малайлар,сез ускәч кем буласыз? К

2 малай: мин ускәч абый булам,аннары бабай булам! КР

3 малай: Мин узем әти булам,аннары бабай булам! ГС

4 малай: Ә мин бабай булгачта,гел әйбәт малай булам! Раил

5 малай: Ускәч кем буласынмы мин әле әйтми торам! Рәсүл

6 малай: Мин батыр солдат булам, яки космонавт булам! ГРанил

8 малай : Ә мин бик озын булам, усәм эле тагын да! Раян

9 малай: Ә мин белмим ,әнидән онытканмын сорарга! Алмаз

10 малай:Ә мин начальник булам ,йорим «Волгада» гына КР

11 малай: Мин комбайнчы булам, кырда иген урдырам! ГС

12 малай :Ә мина әни ускәч,куша кеше булырга. КС

А.б: Хыялларыгыз бик зурдан малайлар, димэк сезнен бу хыяллар чынга ашарлар.

Җыр: “Мин әтине яратам” Зәринә,Назилә

Кечкенәләр төркеме башкаруында чебиләр биюе

А.Б.: Ә хәзер балалар сезгә үзләренең кызыклы шигырьләрен сөйләп китәрләр

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Казанда – алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче

Миңа булды бит әле
Әтиемнең сәгате!
Сәгате дә сәгате —
Әйбәтнең дә әйбәте!

Әйтерсең лә яхшы ат,
Чаба гына, сыптыра —
Өйдә ничә сәгат бар,
Һәммәсен узып тора!

Мин рәсем төшерәм

Күп төрле төс белән.

Алдымда барысы да:

Бик – бик күп машина

Шәп тә соң машина,
Кәттә соң машина.

Тик бабам катнашмый

Ул һаман ат ясый…

Әни юкта энемне гел

Тирбәтәм мин җай гына.

Елап та җибәрүе бар –

Аңа җиде ай гына.

Кичә дә, әни кайтканчы,

Энем белән бергәләшеп

Эреп йоклап киткәнмен,

Әнинең кайтып җиткәнен

Малайлар башкаруында моряклар биюе

Җыр: “Гүзәл туган ягыбыз” .(Ә,Һадиева сүз., А.Минһаҗев муз.)№58

Алмадык сатып бүләкләр.

Без үзебез ясадык. Дилә

Үзең хезмәт куйган әйбер

Зур бүләк дип санадык .

А.Б.: Имин булып атсын тан кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр Яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

Хөрмәтле кунакларыбыз, нинди кичә инде уенсыз була . Ягез әле, бергәләп уеннар уйнап алыйк. Без тагын да бер-беребез турында күбрәк белербез.

Сенең тапкырлыгыгызны да сынап карыйк әле.

  1. Аны әниләр ясый. Ул бөтен өйдә дә бар. Зур да, уртача да, кечкенә дә була.Әниләр аның белән уйнамаска куша. Шаян балалар аның белән сугыша. (Мендәр)
  1. Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын билгели. Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк. Ул булмаса апалар борчыла. Аны булдыру өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. (Фигура)
  2. Ул элек чит илләрдә генә иде. Аны гәҗиттә басалар, телевизордан да күрсәтәләр, радиодан да әйтеп торалар. Кинофильм карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр. (Реклама)
  3. Аны һәр бала да ярата. Әти-әнисеннән алдырта. Аның “мөгезе” бар. Зур да, кечкенә дә була. Тәгәрмәчләре ике, өч һәм бер генә дә булырга мөмкин. (Велосипед)
  1. Ул татар халкының милли ашамлыгы. Түгәрәк, катлы-катлы була, эченә төрле җимешләр дә салалар. (Гөбәдия)

Әтиләр бер түгәрәккә басалар.Музыка буенча тупны бер-берсенә җибәрәләр. Музыка туктауга кемдә туп кала,шул әти хәрби темасына багышланган сүз әйтергә тиеш.(Мәсәлән армия,танк,марш)

Ә хәзер музыкаль пауза. Алмаз өйдә бик матур татар халык биюе өйрәнеп килгән. Хәзер Алмазның чыгышын карап китәрбез.

“Кем тапкыр, кем тизрәк”

Мәкаль башлыйм, син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен.

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Баланың бармагы авыртыр. ананың йөрәге авыртыр.

Бала суга төшәр. ана утка төшәр.

Бала – бавыр ите, . ир – йөрәк ите.

Бала үз ризыгы белән. туа.

Улы бар улдан көлмәсен. кызы бар кыздан көлмәсен.

Табагына карап ашын эч. анасына карап кызын коч.

Бала ананың йөрәк тамырыннан, . атаның җилкә тамырыннан.

Бала өчен ананың йөрәге авыртыр. атаның беләге авыртыр.

Ана күңеле балада . . бала күңеле далада.

Ата – ананы тыңлаган адәм булган . . тыңламаган әрәм булган.

Рәхмәт барыгызга да!

“Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән? Әлбәттә тату гаилә, ягымлы сүз, җылы куен. Ә иң зур бүләкләрне сезнең балалрыгыз үзләренең нәни куллары белән ясадылар. Кечкенә генә булсада зур итеп кабул итегез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бердәм булыйк, ярдәмләшеп яшик, киләсе бәйрәмнәрне дә шулай күңелле итеп үткәрергә язсын.

Предварительный просмотр:

«Хуш киләсең, Яңа ел!»

Белем биру бурычы: Табигатьтәге бәйлэнешләрне анлата белу кунекмәләрен камилләштеру.

Устеру бурычы: Ситуатив сораулар ярдәмендә балаларнын логик фикерләу сәләтен үстерү.

Тэрбия бурычы: Табигатькә карата сак караш тәрбияләү

Матур музыка янгырый,балалар залга кереп баса.(Ярымтугэрэк)

1.А.Б.: Ишетэсезме, дуслар? Сизэсезме, дуслар?
2.А.Б.: Сизэбез, ……..бик яхшы сизэбез.
1.А.Б.: Нэрсэ сизелэ,…….?
2.А.Б.: Яна ел чыршысын эйтэм инде. Быел ул бигрэклэр хуш исле. Аны сизми калу момкинме сон?
1.А.Б.: Тагын нилэр сизелэ, дустым?
2.А.Б.: Тэмле мандарин исе килэ…
1.А.Б.: Тагын?
2.А.Б.: Тагын нэрсэ сизелэме? Буген кешелэр ягымлырак, кузлэреннэн нур ташып тора…
1.А.Б.: Нигэ шулай икэн сон ул?
2.А.Б.: Ничек шулай булмасын? Буген бит бездэ Яна ел бэйрэме.
1.А.Б.: Баштук шулай дилэр аны.
2.А.Б.: эйдэ,……… соравынны янадан кабатла.
1.А.Б.: Ишетэсезме, дуслар?
2.А.Б.: Сизэсезме, дуслар?

Бергэ: Яна ел килэ! Яна ел килэ!
Исэнмесез, кадерле дуслар! Яна ел белэн сезне! Ул сезгэ нык сэламэтлек, бэхет, шатлык алып килсен!

Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз бакчабыз мөдире Гөлзада Мөхәммәтгалим кызына бирелә.

А.Б.: Әйдәгез, бәйрәмебезне балаларның шигырьләре белән дәвам итик әле.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне;
Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,
Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән;
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.

Исәнме, чыршы, исәнме,

Яңа ел килеп җитте;
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

Мамыктай ак кар ява да,

Агарта бөтен җирне.

Мондый көнне тау шуарга

Чыгасы килмәс кемнең!

Тәрәзәдән күрдем инде,

Иптәшләрем гөр килә.

Әни, бир әле чанамны,

Тауда шуасым килә!

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Кыш килде акка төренеп
җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап утте
Ак көртләр өеп кенә.

җем-җем иткән йолдыз белэн
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак – ябалак кар ява.

Яна елнын хэрбер коне

Бэхетлэр алып килсен.

хэр ишектэн шатлык тулы

Яна ел жыры керсен.

Салкын саф һава

Яшел чыршы тезелешеп,

Әйләнәбез тирәңдә
Куанабыз Яңа елга,
Син кунакка килгәнгә.

Здравствуй,праздник новогодний, Мы ждали этот праздник

Праздник елки и зимы! Мы знали он придет

Всех друзей своих сегодня Наш славный,наш любимый

Позовем на елку мы. Веселый Новый год!

Уянып бүген иртән

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.

жыр тэмамлану белэн чыршы артыннан себеркегэ атланып Убырлы килеп керэ. Себеркесен тыялмыйча интегэ, берничэ тапкыр чыршыны урап чыга.
Убырлы: Тр-р-р.Нинди жир бу? (иснэнеп) эдэм исе килэ тугелме? Бу бизэлгэн чыршы нэрсэ эшлэп тора монда? Утыным беткэн иде, себеркемэ тагып алып китим эле. (колэ, шатлана).
Шул вакытта залга Шурәле килеп керә.
Шурэле: Ни эшләп йөрисең син монда урман әбие?
Убырлы: Сәлам. әйдә булыш ичмасам, курыкма мин Былтыр тугел, бармагынны кыстырмам., себеркегә тагыш әле менә бу чыршыны.
Шурэле: әле яна гына лесник утеп китте. Чыршыны сорамыйча алганыңны белсә эләгер үзеңә.

Убырлы: Ий, алла! Кайдан алам инде хәзер утынны?
Кар бабай килеп керә.
Кар бабай: Нинди жыелыш бу?
Шурэле: Менә урман әбие узенен тракторы белән утын эзләп чыккан. Чыршыны тагып алып китмэкче була.
Кар бабай: Ничек?! Бу бит гади генэ чыршы тугел, Яна ел чыршысы! Балалар бакчасында яңа ел бәйрәме . Буген Кыш бабай килә. Бүләкләр тутырган капчык бик авыр дигән иде. Мин китим әле, аңа булышырга барыйм.

Убырлы: Бар кит, кит. Юлыңа ак җәймә. Хе, бәйрәм имеш. Ә безне беркемдә бәйрәмгә чакырмады. Тәәәк, нишлибез?

Шүрәле: Нишлибез дип, берәр хәйлә табарга кирәк.

Убырлы: Хәйлә, хәйлә. ( икесе дә уйлаган булып йөриләр)

Убырлы: О, таптым. Беләсеңме нишлибез!?

Убырлы: Кар кызын урлыйбыз. Минем аңа куптәннән ачуым килеп йөри инде. Быел Кар кызы узем булам, вәт.

Шурәле: Кит инде, кеше көлдермә. Кем ышансын сиңа?

Убырлы: Менә курерсең әле. Буләк тә бирмим мин сиңа, ышанмасаң.

Шурәле: Ышанам, ышанам. Ә, нишләтеп урлыйбыз соң ул Кар кызын?

Убырлы: Анымы, хәзер аңлатам. Без Кыш бабайга су эчерәбез, ә суына йоклата торган дару салабыз. Кыш бабай йоклап киткәч, Кар кызына беркемдә булыша алмаячак. Менә шул вакытта инде Кар кызын урлап китәбез.

Шурәле: Кыш бабай Кар кызын кире кайтарырга кушса, нишлибез?

Убырлы: Ә без аннан бүләк сорыйбыз. Бүләк бирсә Кар кызын җибәрәбез.

Шурәле: Иии, бигерәк акыллы баш инде син убыр.

Убырлы: Мин шундыыый. (масая) Әйдә киттек.

А.Б.: Балалар, әйдәгез бер чыршы тирәли әйләнеп, җырлап алыйк әле.

А.Б.: Ә, хәзер малайлар башкаруында 4.“гномики” биюе

А.Б.: Хәхмәт балалар, Әйдәгез әле бер бәләкәй генә уен уйнап алабыз.

5. (Чыршы бизәү уены, ата – аналар белән бергә)

А.Б.: Кечкенәләр төркеме башкаруында 6. “малыши карандаши” биюе

А.Б.: Балалар, ә сез беләсезме бу бәйрәмдә ин зур кунак кем?

Балалар: Кыш бабай!

А.Б.: Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?

А.Б.: Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дорес итеп жавап бирергә тырышыгыз, жавабыгызны “әйе” яки “юк” сузе белән генә әйтегез.

-Кыш бабайны ботен кеше белә, әйеме?

-Кыш бабай — әйбәт бабай, әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул буләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда куркәләр усә, әйеме?

-Помидорлар да усә, әйеме?

-Чыршынын энәләре кызыл, әйеме?

-Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белэн дус, әйеме?

А.Б.: Сез жавапларны дорес бирдегез. Хэзер Кыш бабай һәм Кар кызын чакырырга да була. Алар ни очендер куренми бит әле, нәрсә булды икән? әйдәгез әле,кычкырып карыйк.Бәлки безнен тавышны ишетеп килеп житәрләр.

Бергә: Кыш бабай!Кар кызы!Кил безгә!

Убырлы: Исәнмесез, балаларым, оныкларым!

Сезне Яңа ел белән котлыйм.

Яңа елда телим сезгә кайгылар,

Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

Алып баручы : Убырлы, син бүген нишләптер, үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.

Убырлы: Син нәрсә, матуркаем. Өйрәнеп беткәнсез, мине гел начар итеп күрәсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Алып баручы : Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Убырлы: Мин бәйрәмгә шундый әзерләнеп, бизәнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.

7. Җыр “төрле – төрле утлар яна”

Убырлы: Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладык. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез.

Шүрәле: Әйе,әйе. Барыгыз кайтып китегез.

А.Б.: Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди чыршы бәйрәме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы: Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткән.

А.Б.: Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер елны да килмичә калганы юк. Балалар, бергәләп чакырыйк әле.

Балалар : Кыш бабай! Кар кызы!

А.Б.: Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. Әбекәй, бу хәлләр миңа бер дә ошамый әле.Бу эшкә синең катнашың юкмы?

Убырлы: Бааар. Соң мин бит сезнең белән бергә кычкырмадым.

А.Б.: Алайса әйдәгез, барыбыз бергәләп чакырыйк.

Бергә: Кыш бабай! Кар кызы! Кил безгә!

Музыка яңгырый, Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел керәләр һәм чыршы тирәли әйләнеп чыгалар.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Яна ел белән сезне! Яңа ел сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен!

Кар кызы: -Исәнмесез, барчагыз!

Кунак булып карлы урманнан,
Бәйрәмгә дип сезгә килдем мин.
Чәчләремне ап-ак йолдызлар,
Көмеш чулпы белән үрдем мин.
Яңа ел белән котлыйм, балалар,
Яңа ел котлы булсын!
Бәхетләр елы булсын!
Шатлыклар елы булсын!
Кырларда иген уңсын!
Амбарлар тулып торсын!
Күкләр гел аяз булсын!
Балалар бәхетле булсын!

Яна ел: Исэнмесез! Мин — яна ел, сезне бэйрэм белэн тэбрик итэм!
Яна йортнын ишеген ачкан кебек
Сезнен янга мин дэ килеп кердем,
Нигезләрем минем ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Беләм, миннән һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет, сөю өмет итә.
жирдә бәхет, һәрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!

А.Б.: Хуш килэсен Кыш бабай! Хуш килэсен Кар кызы! Хуш киләсең Яңа ел!

А.Б.: Бабакай,безнен чыршынын утлары кабынмаган бит эле.Эйдэгез эле тылсымлы сузлэр эйтеп Чыршыбызны кабызыйк эле

Чыршы чыршы чукларың

Кабыз бәйрәм утларын!

А.Б.: Рәхмәт,Кыш бабай! Кыш бабай, син менә монда утырып ял итеп тор. Ә балалар сиңа үзләренең матур шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

Назилэ
— Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.

К.Сэид
Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.
Әллә сагынып көткәнне белгән.
Алып килгән ул зур шугалаклар,
Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар,
Ул биек таулар, чыршы, наратлар
Шуларга карап гаҗәпкә калам,
Ничек ясый? — дип сокланам аңа.

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Биетә һәм җырлата.

8. Җыр малайлар башкаруында

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар…
Җаныңа ни кирәк,анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен

Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа, дип.

Кичен уйлап тордык та.

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

Кыш бабай килгән

Чыгар дип өйдән.

Бер ел буе сагынып

Без коттек,коттек сине.

Менэ шундый зур устек

Танымассын да безне.

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

9. Кызлар башкаруында “Оста икән кыш бабай” җыры

К.Б.: Ай – яй, балалар булдырдыгыз! Бигерәк матур шигырьләр, җырлар өйрәнеп килгәнсез. Ә хәзер әйдәгез барыбыз бергә җырлап, биеп, уйнап алыйк әле.

10. Ата – аналар белән бергә, җырлы бию “Мы повесим шарики”

К.Б: Рәхмәт, балалар. Арып киттем әле, утырып торыйм, бигерәк эссе.

Убырлы: Карале Кыш бабай, әллә су эчәсең киләме соң?

К.Б.: Су бирсәгез,бик әйбәт булыр иде.

Шурәле чокыр алып килә, убырлы су сала, узләре нәрсәдер сөйләшәләр.Кар кызы бу вакытта чыршыны карап, сокланып йөри.

Кыстап, юмалап Кыш бабайга су эчерәләр. Кыш бабай йоклап китә.

Убырлы: Менә шулай, безнең дә чират җитте.

Шурәле: Әйе,әйбәт булды.

Кар кызы: Бигерәк матур итеп бизәгәннәр инде быел чыршыны әйе бит, Бабакай. ( Кыш бабай эндәшми. Кар кызы аптырап, янына килә ) Бабакай, сина ни булды?

Убырлы: Берни дә булмады. Арган да, йоклап киткән.

Кар кызы: Ялганламагыз. Нишләттегез минем бабамны?

Убырлы: Бернәрсә дә эшләтмәдек. Әйдә уята курмә, киттек безнең белән.

Кар кызын икесе ике яктан тотып чыршы артына өстериләр

Кар кызы: җибәрегез мине, кая алып барасыз?

А.Б.: Кыш бабай, Кыш бабай сина нәрсә булды? Кыш бабабыз йоклап киткән ахрысы, балалар. Әйдәгез куллар чабып, тыпырдап Кыш бабайны уятыйк әле.

К.Б.: Нәрсә булды? Ник тавышланасыз? Кая минем оныгым, кар кызы?

Чыршы артыннан убырлы чыга Кар кызы киеменнән.

Убырлы: Мин монда, бабакай.

К.Б.: Син минем кызым түгел, кая куйдыгыз минем оныгымны?

Убырлы: Нигә, мин генә ярамыйм мени?

К.Б.: Ах, хәзер ук кайтар минем кызымны. Юкса өшетермен үзеңне.

Убырлы: Ярар, ярар Кыш бабай, кайтарабыз. Тик бер шарт белән.

Убырлы: Кар кызын җибәргән өчен син безгә бүләк бирергә тиешсең

К.Б.: Ярар, мин сезне бүләксез калдырмам.

Кар кызын алап чыгылыр. Кыш бабай зур итеп төрелгән конфет бирә. Аның эчендә берәр сыңар итекләр була.

Убырлы, шүрәле: нигә син безне алдадың Кыш бабай. Моны бит ашап та булмый.

К.Б.: Соң сездә безне алдадыгыз бит. Барыгыз китегез хәзер үк.

У.Ш.: Гафу ит инде безне Кыш бабай. Без бүтән алай эшләмибез. Телисезме без хәзер балалар белән бер уен уйныйбыз?

К.Б.: Әйдәгез, андый булса гафу итәбез.

11. Итек киеп ярышу уены

К.Б.: Бик матур уйнадыгыз балалар, сез бик җитез икән.

Кар кызы: Бабакай, минем кызларым, кар бөртекләренең дә биюләрен карап китик әле.

К.Б.: Әйдәле кызым, әйдә.

12. Кызлар башкаруында “Кар бөртекләре биюе”

А.Б.: Әйдәгез әле балалар Кыш бабай белән бер җырлап, биеп тә алыйк.

13. Җыр “Ары баса Кыш бабай”

А.Б.: Ә хәзер уртанчылыр төркеме башкаруында 14.“Джентельменнар” биюе

К.Б.: Молодцы, балалар. Бик матур биедегез. Әйдәгез әле хәзер барыбыз бергә чыршы тирәли җырлап әйләник әле.

15.Җыр “Яңа ел җыры”

К.Б.: Утырышыгыз әле балалар, хәзер мин сезгә уземнең бүләкләремне таратам.

К.К.: Бабакай ә синең бүләкләр тутырган капчыгың кая соң?

К.Б. Ии, кызым кар малай бит аны, сина булышам Кыш бабай капчыкны үзем алып киләм дигән иде. Нигә болай соңлады икән. Шүрәле, убырлы барыгыз әле кар малайга булышырга барыгыз әле.

У.Ш.: Хәзер, Кыш бабай, хәзер.

Чанага салып зур капчык белән бүләкләрне алып керәләр, балаларга өләшәләр.

Кар кызы: Балалар,сезнен бн бик кунелле булды! Ләкин безгэ китәргэ вакыт житте.

А.Б.: Китәсез дәмени инде, Кыш бабай?

Кыш бабай: Вакыт инде, дусларым. Безне башка жирләрдә дә көтәләр.
А.Б.: Шулайдыр шул.

Кар кызы: Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!

Кыш бабай: — Хушыгыз, хуш дусларым, күңелле ял итегез. Тагын бер кат, бәйрәм – Яңа ел белән барчагызны да!

Кар кызы: — Хушыгыз, дусларым!

А.Б.: — Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы! Хәерле юл сезгә. Рәхмәт изге теләкләрегез-гә. Менә безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Сезне барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек, бәхет телибез. Күңелләрдән иман нуры, йөзләрдән елмаю китмәсен!

Читайте также:  Ковер для борьбы татами
Adblock
detector